“Мин күкне сайлыйм!” дигән кече авиация шоуы быел кабат оештырыла

Бәйрәм “Коркачык” аэродромында узачак

 (Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Узган елның җәендә VI “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” традицион күргәзмәсенең йомгаклау чарасы буларак, республикада тәүге тапкыр “Мин күкне сайлыйм!” дигән кече авиация шоуы оештырылган иде. Бәйрәм быел кабат оештырылачак. Ул 17 августта Биектау районындагы “Коркачык” аэродромында узачак.
ТР Хөкүмәте, ТР Үзәк аэроклубы, “Казан ярминкәсе” оештыра торган әлеге чара бу юлы очучы, авиация маршалы, өч тапкыр Советлар Союзы Герое А.И.Покрышкинның тууына 100 ел тулуга, ТР Үзәк аэроклубының 80 еллыгына багышлана.
“Казан ярминкәсе”ннән хәбәр итүләренчә, бәйрәм программасына җиңел очкычлар, ТР буенча ЭЭМ авиаотряды, пилотсыз идарә ителешле очу аппаратлары катнашында авиашоу, парашютчылар чыгышы, радиоидарә ителешле авиамодельләр очышы демонстрациясе һ.б. урын алган.