Айрат Фәррахов капиталь ремонттан соң өлешчә эшли башлаган 6 нчы шәһәр сырхауханәсеннән канәгать калды

Әлеге бинаны капиталь ремонтлау өчен, 50 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов капиталь ремонттан соң өлешчә эшли башлаган 6 нчы шәһәр сырхауханәсен карады. Әлеге сырхауханә Совет районының 50 мең кешесенә хезмәт күрсәтә. Министрны Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, сырхауханәнең баш табибы Андрей Князев озатып йөрде.
2012 нче елның июнендә министрлык тарафыннан 6 нчы шәһәр сырхауханәсен элек Студентлар сырхауханәсе урнашкан бинага күчерү турында карар кабул ителгән иде.
Әлеге бинаны капиталь ремонтлау өчен, 50 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Әлеге акчага инженерлык, электр һәм җылылык челтәрләре алмаштырылган, төзелеш-монтаж эшләре үткәрелгән, аерым кабинетлар һәм бүлекләр үзгәртеп корылган, пластик тәрәзәләр куелган. Регистратура эшендә яңа эш алымнары пәйда булган, кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ авыруларны кабул итү буенча яңа мөмкинлекләр тудырылган.
Яңа урынга күчкәч, сырхауханәгә өстәмә рәвештә якынча 1 мең квадрат метр мәйдан бирелгән. Дружба урамы, 8 нче һәм 10 нчы йортлар, Яңа Азин урамы, 2 а йорты адресы буенча бушаган биналар Татарстанның милек казнасына бирелгән.
Сырхауханәне берләштерү нәтиҗәсендә барлык махсуслаштырылган ярдәм - клиник-диагностик лаборатория, УЗИ, ЭКГ, рентгенография, флюорография, эндоскопия кебек диагностика хезмәтләре бер бинада күрсәтелә. Кырык ике урынга исәпләнгән көндезге стационар эшли. Бу Совет районы үзәгендә яшәүче халкына беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк, дип саный белгечләр.
Бүген министр Айрат Фәррахов, сырхауханәне карап чыккач, журналистлар белән сөйләшү вакытында төзекләндерелгән бинага карата кайбер күрсәтмәләр булуын, ремонт уздырган подрядчыларга кимчелекләр турында әйтеләчәген искәртте. Биредә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен каралган объектларның кулланышка тапшырылуын белдерде. “Төп эшләрнең барысы да башкарылды. Без моннан бик канәгать. Элек 6 нчы сырхауханәнең нинди бинада урнашканлыгын, анда күпме кеше беркетелгәнлеген беләсез. Без Тимерюлчылар сырхауханәсе белән сөйләшүләр алып барган идек. Бу мәсьәләне ничек булса да хәл итәргә теләгән идек. Ә инде вакыт үтте дигәндә, Универсиада барлыкка килде. Әлбәттә инде, без Президентыбызга, Хөкүмәтебезгә, ремонт өчен акча бүлеп биргән өчен, бик рәхмәтле”, - диде ул.
Айрат Фәррахов сүзләренчә, бүгенге көндә бөтен сәламәтлек саклау системасын мәгълүматлаштыру процессы бара. Ул 6 нчы сырхауханәгә дә кагыла.
Министр хәбәр иткәнчә, биредә артык инновацияләр юк. Иң шатландырганы – сырхауханәнең яңа бинага күчүе. “Биредә урын зур, аптека да, машиналар куяр өчен парковка да булачак, “Һәркем өчен уңайлы мохит” программасы тормышка ашырылачак. Боларның барысы да яхшы, иң мөһиме – сырхауханәнең үзәктә урнашуы”. – диде Айрат Фәррахов. 6 нчы сырхауханәнең янкормасына килгәндә, ул да капиталь төзекләндерү таләп итә. Ул төзекләндерелгән очракта, анда хатын-кызлар консультациясе урнашу ихтималы бар. Сырхауханәнең тышкы ягын да рәткә китерергә кирәк.
Министр фикеренчә, сырхауханәләрнең филиаллары да эшләп торырга тиеш. Өлкән яшьтәгеләр, хроник авырулар белән чирләүчеләр өчен төп сырхауханәләргә килүе авыррак. Алар һәм ныклап тикшеренүне таләп итми торган кешеләр өчен 2-3 табибы булган офислар оештыру ихтималы бар. “Әлбәттә, боларның барысын да бер елда гына башкарып чыгып булмый. Зуррак сырхауханәләр, төзекләндерелеп, диагностик үзәкләргә әвереләләр. Яңа төзелешләр алып барылган, яңа микрорайоннар сафка баскан урыннарда без зур сырхауханәләр төзүгә каршы”, - диде ул, алга таба өстенлекнең табиб офисларына биреләчәген искәртеп.