2013 елның беренче яртысында ГТЮның 975 меңгә якын пассажиры билетларын Интернет аша алган

Шуларның яртысыннан артыгы билетларны “Россия тимер юллары” сайтына кереп рәсмиләштергән

 (Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Агымдагы елның узган 6 аенда Горький тимер юлының ерак маршрутларга йөрүче 975 меңгә якын пассажиры юл билетларын Интернет аша рәсмиләштергән.
Аларның 684 меңе билетларны “Россия тимер юллары” сайты аша алган, 255 меңе – Универсаль финанс системасы мөмкинлекләреннән файдаланган, дип хәбәр итә ГТЮ корпоратив коммуникаияләр хезмәте.