Горький тимер юлының Казан бүлеге Яшьләр көне үткәрә

Чара кысаларында Горький тимер юлының Казан бүлеге җитәкчелеге предприятие һәм бүлекчәләрдә эшләүче яшьләр белән очрашачак
(Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Иртәгә “Россия тимер юллары” ачык акционерлык җәмгыятенең филиалы – Горький тимер юлының Казан бүлеге Юдино станциясендә Яшьләр көне үткәрә. Чара кысаларында Горький тимер юлының Казан бүлеге җитәкчелеге аеруча актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен предприятие һәм бүлекчәләрдә эшләүче яшьләр белән очрашачак. Концерт һәм дискотека төрле тимер юл предприятиеләрендә эшләүче яшьләргә бер-берләре белән якыннанрак танышырга, фикер уртаклашырга һәм дуслашырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә Горький тимер юлы Казан бүлегенең матбугат хезмәте.
“Россия тимер юллары” ААҖ яшь белгечләрне тимер юл тармагына җәлеп итүгә зур игътибар бирә. Хәзерге вакытта Горький тимер юлының Казан бүлегендә 175 яшь белгеч хезмәт куя, шуларның 14е югары уку йортларын тәмамлаган. Быел уку йортларын тәмамлаганнан соң Горький тимер юлының Казан бүлеге предприятиеләре һәм бүлекчәләренә 194 яшь белгеч эшкә килер дип көтелә, шуларның 14е – югары белемле.
Компанияне квалификацияле хезмәт ресурслары белән тәэмин итү өчен “Россия тимер юллары” ААҖ тимер юл транспорты белем бирү учреждениеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Хәзерге вакытта Горький тимер юлының Казан бүлеге максатчан юнәлешләре буенча югары уку йортларының көндезге бүлекләрендә – 162, читтән торып уку бүлекләрендә – 70, техникумнарның көндезге бүлекләрендә – 192, читтән торып уку бүлекләрендә 80 кеше белем ала.
2007 елда Горький тимер юлының Казан бүлегендә эшләүче 7 яшь белгеч ипотека кредиты программасы кысаларында беренчел һәм икенчел базарда торак сатып алган, чөнки “Россия тимер юллары” ААҖнең торак программасы кысаларында яшьләр өчен ипотека кредитының җәлеп итәрлек шартлары булдырылган.