Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин шәхси саклану чаралары резервын булдыру идеясен хуплады
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, шәхси саклану продукциясе эшкә яраклы хәлдә булырга тиеш.
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин шәхси саклану чаралары резервын булдыру идеясен хуплады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Бу инициативаны җиңел сәнәгать торышы турындагы киңәшмәдә илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров белдерде. Министр сүзләренчә, «номенклатурага» 15 млрд сум чамасы акча салырга кирәк, ул акча медицина битлеге, саклану костюмы, респираторга бүлеп биреләчәк. Моннан тыш, исемлеккә күп тапкыр кулланыла торган күзлек, перчатка һәм антисептик кертергә мөмкин, дип өстәде Денис Мантуров.
«Росрезервка шәхси саклану чараларын кертү кирәклеге белән килешәм, әмма ул вакытта бу продукцияне яңартып тору өчен вакытында акча бүлеп бирүне дә күздә тотарга кирәк. Алар эшкә яраклы хәлдә булырга тиеш», — диде Владимир Путин.
Элегрәк Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Татарстанда битлек режимы ким дигәндә көзгә кадәр дәвам итәчәк, дип сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз