news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында яңа парк ачылды

Яңа парк 5000 квадрат метр мәйданда урнашкан.

Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында яңа парк ачылды
http://pestrecy-rt.ru/

(Питрәч, 3 июнь, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Люция Сираҗиева). «Җәмәгать киңлекләре» республика программасы кысаларында Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында яңа ял урыны төзелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Очрашуларда парк концепциясе турында авыл халкы белән фикер алыштылар, төзелеш барышында аларның теләкләрен исәпкә алдылар.

Яңа парк 5000 квадрат метр мәйданда урнашкан. Биредә һәркем яраткан почмагын табачак. Балалар өчен — уен, олылар өчен — яшел зона, яшьләр өчен — спорт мәйданчыклары һәм тренажерлар урнаштырылган. Яктырткычлы фонтан паркка аеруча ямь өсти. Театр куелышлары, концертлар кую өчен сәхнә дә бар.

Эпидемиологик хәл аркасында, парк ачылган көнне кунаклар күп түгел иде, ләкин барысы да бәйрәм атмосферасында — җырлар, кызыл тасманы кисү, җылы котлау сүзләре белән узды. Район башлыгы Илһам Кашапов төзүчеләргә рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары тапшырды.

Җәен парк янында урамны яктырту, парковканы төзекләндерү һәм музей-тыюлыкка кадәр тротуар салу планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100