news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада балаларга Юныс, Риналия Хадия исемнәрен кушканнар

Районда 83 малай һәм 83 кыз туган.

Кукмарада балаларга Юныс, Риналия Хадия исемнәрен кушканнар

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). 2020 елбашыннан алып Кукмара районында 166 бала туган. Май аенда туган малайларга Юныс, Умар, Рамир, ә кызларга Риналия, Хадия кебек үзенчәлекле исемнәр сайлаганнар. Бу турыда «Трудовая слава» газетасы яза.

Районда 83 малай һәм 83 кыз туган. Кукмара районының ЗАГС бүлегендә хәбәр итүләренчә, 46 гаиләдә беренче, 50 гаиләдә икенче һәм 50 гаиләдә өченче бала туган.

12 гаиләнең дүртенче баласы, 7 гаиләнең бишенче, бер гаиләнең җиденче бала туган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100