news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Сочига туры рейслар 17 июньдә ачылачак

Рейслар атнага ике мәртәбә — чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә булачак.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). AZUR air авиакомпаниясе 17 июньнән Казаннан Сочига оча торган рейсларны ача. Бу хакта «Казан» халыкара аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рейслар атнага ике мәртәбә — чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә булачак. Казаннан Сочига очу вакыты 2 сәгать 45 минут.

Рейслар Boeing 767-300 лайнерында булачак, ул эконом-класс салонында 336 пассажирга исәпләнгән.

Билет бәяләре бер якка 2 452 сумнан башлана.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100