news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бельгия татарлары «Татар-информ»ны 30 еллыгы белән котлады

Оешма җитәкчесе сүзләренчә, Корольлектә яшәүче татарлар көн саен мәгълүмат агентлыгы хәбәрләрен укый.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Бельгия татарлары берлеге лидеры Регина Вәлиева «Татар-информ» агентлыгын 30 еллык юбилее белән котлады.

«Брюссельдән ихлас сәламнәр белән мин, Регина Вәлиева, Бельгия татарлары берлеге исеменнән сезне 30 еллык юбилеегыз белән котлыйм. Бельгия Корольлеге ватандашлары көн саен «Татар-информ» сайтында яңалыкларны рәхәтләнеп укый. Без сезгә алга таба да уңышлар телибез», — диде оешма җитәкчесе.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы көн саен рус телендә 200дән артык һәм татар телендә алтмыштан артык яңалык чыгара. Яңалык тасмасы һәр 7-10 минут саен яңартыла. Атна саен sntat.ru һәм intertat.tatar сайтларында якынча алтмыш мәкалә, ун интервью, 5-7 матбугат конференциясе чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100