Владимир Путин “Әманәт” журналы мөхәррирен һәм “Шүлгән-Таш” тыюлыгы директорын бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин Башкортстан халкының һөнәри осталыкларын билгеләп узды.

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Башкортстан халкының һөнәри осталыкларын билгеләп узды. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен булган “Әманәт” журналы мөхәррире Сәлман Ярмуллинга “Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме тапшырылды.

Указда әйләнә-тирә мохитне һәм табигать байлыкларын саклауда куйган тырышлыгы һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен “Шүлгән-Таш” биосфера тыюлыгы директоры Михаил Косаревка “Россия Федерациясенең атказанган экологы” исеме тапшырылу турында әйтелгән.

Бүләкләү турындагы документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.