Алабугада мәгариф учреждениеләрендә капиталь төзекләндерү эшләре башланды

Объектлар 30 ел элек төзелгән мәгариф учреждениеләрендә капиталь төзекләндерү буенча республика программасында катнашалар.

(Алабуга, 3 июнь, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Алабугада ике мәгариф учреждениесендә капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Болар 24нче “Росинка” балалар бакчасы һәм Лекарево авылы мәктәбе.  Алар икесе дә “яшьләре” 30дан артып киткән мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерү республика программасында катнашалар.

Балалар бакчасында түбә, тәрәзә, ишекләр, шулай ук җылыту һәм су белән тәэмин итү системасы алыштыралачак.

  • Лекарево мәктәбендә 1984 елдан соң беренче тапкыр капиталь төзекләндерү эшләре башкарыла.

Бинаның тышкы ягы, түбә, идән, тәрәзәләре ремонтланачак.