Тукай районы Мәләкәс авылында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабан туе узды

Әлеге бәйрәм инде күптәннән барлык балаларның яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелде.

(Тукай районы, 2 июнь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Мәләкәс авылында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабан туе узды. Әлеге бәйрәм инде күптәннән барлык балаларның яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелде.

Аны һәрбер бала ел сан көтеп ала, һәрбер бәйгедә катнашырга атлыгып тора.Сабан туе үтәсе мәйданчыкта чын мәгънәсендә зур бәйрәм булды. Сабыйлар әти-әниләре белән бергә рәхәтләнеп концерт номерлары карадылар, куңел ачтылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Мәйданчыкның төрле почмагында уздырылган бәйге-уеннарда барлык балар да катнаша алды. Сабыйларның бәйрәмен тагын да ямьләндерү өчен, һәрбер балага туңдырма, төрле тәм-томнар таратылды. Бу көнне сабыйларның йөзләреннән эчкерсез елмаю китмәде.