Тирән күлне чистарту масштаблы экологик акциясендә 500ләп кеше катнашты

Экологлар, дайверлар, экоактивистлар һәм студентлар күл төбен һәм яр буйларын тонналап чүп-чардан чистартты.

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ", Айгөл Мотыйгуллина). Бүген “Халыкара сулыкларны чистарту көне”ндә Тирән күлне чистарту масштаблы экологик акциясендә 500ләп кеше катнашты. Экологлар, дайверлар, экоактивистлар һәм студентлар, бергәләп, күл төбе һәм яр буйларын тонналап чүп-чардан арындырды, мәгълүмат бирә торган элмә такталар куелды.

Моннан тыш, Экология министрлыгы күчмә лабораториясе белгечләре күл суының экспресс-анализын ясады. Биредә шулай ук Татарстанның Рус география җәмгыяте, “Татарстандагы Динамо” җәмгыяте һәм “Бердәм Россия”се әгъзалары, FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогы волонтерлары, көллият студентлары һәм табигатьне саклауга кагылышлы һәм төрле оешма кешеләре катнашты.

Әлеге чара Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында узды. Тирән күлне чистарту масштаблы экологик акциясе инде бу өлкәдә өченче зур эш. Оештыручылар планында – Казанда, Чистайда һәм Чаллыда шундый алты чара үткәрү.