Рөстәм Миңнеханов санитар-экология вазгыятен гаджетлар ярдмендә контрольдә тотарга чакыра

Татарстан Президенты санитар-экология икеайлыгы нәтиҗәләре буенча район башлыкларын бүләкләде.

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ"). Татарстанда торак пунктларда санитар-экология икеайлыгы нәтиҗәләре буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә бүләкләр тапшырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә муниципаль берләшмәләр арасында өченче урынны Түбән Кама муниципаль районы алды, район башлыгы Айдар Метшинга кубок тапшырылды. Икенче урын - Алабуга муниципаль районында, бүләк район башлыгы Геннадий Емельяновка юлланды. Беренче урынны Әлмәт районы яулады, Рөстәм Миңнеханов аның башлыгы Айрат Хәйруллинны котлады.

Шәһәр округлары арасында Казан беренче урынга лаек булды, бүләк Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшинга тапшырылды.

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев җиткерүенчә, торак пунктларда санитар-экология ике айлыгы үткәрүдә 1 млн 127 кеше катнашкан, 13 меңнән артык техника кулланылган, 1,2 млнлап агач һәм куак утыртылган, полигоннарга 650 меңнән артык калдыклар чыгарылган.

Бу вакыт эчендә республика җәмәгать экология кабул итүенә 2 меңләп мөрәҗәгать кергән.

Икеайлык барышында табигатьне саклау кануннарын бозуның 10302 очрагы теркәлгән, 5840 протокол төзелгән, 29,3 млн сумлык штраф салынганлыгын җиткерә Абдулганиев. 2017 елда 1746 чүплек ачыкланып, 1632се юк ителгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында республикада санитар-экология икеайлыгыгында барлык муниципаль берләшмәләр катнашында күп эш башкарылуын билгеләп үтә. Татарстан Президенты санитар-экология вазгыятен контрольдә тотуда республика яшьләрен гаджетлар ярдәмендә эшләргә чакыра һәм актив җәмәгать экологларын бүләкләү кирәклеген җиткерә.