Казанда “Россия дуслыгы парады” йөреше узачак

Акция 12 июнь – Россия көнендә берьюлы илнең 32 төбәгендә узачак.

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ"). 12 июньдә - Россия көнендә - Казан “Россия халыклары дуслыгы парады” йөрешенә кушыла. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йөреш Россия Федерациясенең 32 төбәгендә узачак һәм милли диаспора, автономия, җәмгыять һәм коммерцияле булмаган оешма вәкилләрен берләштерәчәк. Ә бу акция исә Россия халыклары арасындагы дуслыкны һәм яхшы күрше булуны ныгытачак.

Чараны “Якты шәһәр” фонды Россия халыклары ассамблеясы, Россия иҗтимагый палатасы, Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы белән берлектә Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә оештыра.

Программада этник музыка һәм этномәдәни коллективлар концерты, “Халыклар дуслыгы парады”, уеннар, күңел ачулар, Спартакиада җиңүчеләрен котлау каралган.

Бәйрәм чарасы Казанның Горький исемендәге үзәк ял паркында 10.00 сәг.  башлана.