Иртәгә Татарстанда көчле яшенле яңгыр, боз явуы көтелә

Казанда 4 июньдә төнлә һәм көндез төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил фаразлана.

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы буенча иртәгә, 4 июньдә, республиканың көнчыгышында урыны белән төнлә һәм көндез  - төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр, кайбер урыннарда секундына 23 метрга кадәр көчле җил фаразлана.

Республиканың кайбер районнарында көчле яшенле яңгыр, боз явуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Казанда 4 июньдә төнлә һәм көндез төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә.