Актаныш районы Җылан авылы генерал-лейтенант тырышлыгы белән мәчетле һәм җырлы булды

Салихҗан Шәмсунов РФ Юстиция министрлыгының Җәза үтәтү федераль хезмәтендә директор урынбасары.

(Актаныш, 2 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Гөлназ Хөҗҗәтова). Туган төбәгебез, республикабыз гына түгел, ил киңлегендә танылган, хөрмәт казанган якташларыбыз күп безнең. Шуларның берсе – хәзер Чуракай авылына тоташкан Җылан авылында туып үсеп, хәрби юлны тормыш рәвеше итеп сайлаган, РФ Юстиция министрлыгының Җәза үтәтү федераль хезмәтендә директор урынбасары вазифасына, генерал-лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелгән, РФнең "Мактау билгесе" ордены, күпсанлы орден-медальләр иясе, юридик фәннәр докторы, профессор, академик, Татарстан, Мари Иле һәм Калмыкиянең атказанган юристы Салихҗан Шәмсунов. Күптән түгел ул туган авылына кунакка кайтып китте.

Сәбәбе гади генә түгел: Чуракай мәдәният йортында танылган авылдашларының тормыш һәм хезмәт юлын чагылдырган почмак ачарга булганнар икән. Сәлихҗан Хәбибнаҗар улының язган фәнни хезмәтләре, монографияләре, дәүләт бүләкләре, Татарстан һәм Россия Президентларының Рәхмәт хатлары, фотосурәтләр белән баетылган почмакка Сәлихҗан абый үзенең генерал-майор кителен бүләк итте.

Ил тарихына тырыш хезмәте белән якты эз салган Сәлихҗан Шәмсунов авылдашлары хәтеренә олы истәлек-бүләкләре белән кереп калыр: аның матди ярдәме белән авыл мәчетле, җырлы, мәктәп исә, районда беренчеләрдән булып, заманча пластик тәрәзәле булды. Шәмсун мәчете манарасыннан көн саен азан тавышы яңгырый, "Җылан җыры" исә авылның гимнына әверелде

Сәлихҗан ага белән әңгәмәбез татар авылы, теле проблемаларыннан башлап, ил сәясәтенә кадәр күләмне колачлады.

- Сәлихҗан абый, сез Җыланнан бик яшьли чыгып киткәнсез. Шул гомер читтә яшәгәч тә авыл искә төшәме, сагындырамы?

- Туып үскән авылыма һәрчак сагынып кайтам. Аны беркайчан онытмыйм. Монда минем балачагым узды. 8 сыйныфны тутыргач, Казанга киттем. Анда өч ел укыдым, инде 40 ел Мәскәүдә яшим. Авыл белән кызыксынып торам. Үзебезнең төбәк, авыллар тарихы - кайдан, нинди тамырлардан килеп чыгуыбыз турында яза башлаган китабымны быел тәмамларга сүз бирәм. Анда Чуракай гына түгел, Әгъбәс тә, Байсар да булачак. Яңа елдан соң, Алла бирсә, ул китапны да бу күргәзмәгә куярбыз. Әле шатланып йөрим, авылда менә бик матур җәмәгать үзәге төзелгән, бүген очрашуга балалар килгән, димәк, авыл әле яши. Рәсәй хөкүмәте шул кадәр зур җирләр биләп, авыллар бетсә, бик начар булачак. Авыллар яшәргә тиеш.

- Гап-гади авыл баласы сезнең кебек Россия Президентының хөрмәтенә лаек булырлык дәрәҗәгә җитү өчен ниләр эшләргә тиеш?

- Иң беренчесе – эшеңне яратып эшләү кирәк. Бу – иң мөһим фактор. Шулай булмаса, туган җиреңнән читтә - урыслар арасында яшәп, күтәрелү бик авыр. Шуңа безгә һәр эшне башкалардан кимендә бер баш өстенрәк торырлык итеп башкарырга кирәк. Россия дәүләте мине чит итмәде, куйган бар хезмәтемнең хөрмәтен күрдем, 40 ел дәвамында Мәскәүдә торып, үземне бер дә чит сизмәдем.

- Сез гомер буе рәсми структурада эшләгән кеше, Татарстаннан читтә яшисез, әмма татарча чиста, матур сөйләшәсез.

- Чын-чынлап яхшы итеп сөйләшү өчен монда кайтып, 1-2 көн торып китәргә кирәк. Телне онытырга беркайчан исәбемдә булмады. Шулай да, тиз генә туган телдә сөйләшеп китү авыррак.

- Андагы татарлар белән элемтәгез бармы соң?

- Бар, бар. Безнең татар милләтеннән чыккан билгеле шәхесләр бик күп Мәскәүдә. Күптән түгел генә татарларның генерал клубында очраштык. Анда 4 армия генералы, 17 генерал полковник һәм 40-50 генерал-майор. Даими очрашабыз, тәрбия чараларында катнашабыз. Әле менә 5 майда Муса Җәлил исемендәге урта мәктәптә Чулпан Җәлилова белән очрашуда шагыйрьнең тууына 110 яшь тулу уңаеннан миңа бүләк медаль бирделәр.

- Сәлихҗан ага, җиденче дистәгезне вакклыйсыз инде, әле һаман да хезмәттәсез.

- Эшләргә кирәк, эшләсәң, яшәргә була. Исәп – эшне беркайчан да ташламаска. Эштән мин үземә канәгатьлек табам. Әле бүген дә еш кына фәнни конференцияләрдә чыгыш ясарга туры килә. Күп кенә фәнни хезмәтләр, 10лап монографиям дөнья күрде. Быел тагын берне язып ятам. 4 ел Плеханов академиясендә укыттым. Хәзер менә Кузбасс институтында. Бик еш йөреп булмый, шуңа, интернет аша, скайп аша, он-лайн укытам, үземчә тырышып йөрим.

- Эш урыныгыз кырыс, рәсми урын, күңел үзеннән-үзе кырысланадыр?

- Андый урында иң элек гадел кешеләр утырырга тиеш дип саныйм. Мин каты, кырыс булам, каты тотам дип, җинаятьчелек кимеми бит. Соңгы 100 ел эчендә төрмәләр буенча бездә ике зур реформа булды. Сталин, Берия чорларында концентрацион лагерьларда миллионнарча кеше юк ителде, кулакларны сөрү вакытында бик күпләрне без җирдән өздек. Кешене төрмәгә утырту өчен түгел, үз өенә якынрак калдыру өчен тырышырга кирәк. Бар алга киткән Европа илләре шул юлдан бара. Ә бездә иректән мәхрүм итүгә басым ясыйлар. Азрак хөкем итеп, күбрәк тәрбияләү юнәлешендә эшләү кирәк. Минем кебек озак еллар гамәли эшчәнлек алып барган, бүген исә фәнни-агарту эше алып баручылар белән бу проблема өстендә эшлибез. Безгә эләккәннәрне тәрбияләп, кеше итеп кайтарырга кирәк җәмгыятькә. Ирегеннән мәхрүм итү урыннарында утыручылар бик күп. Аларның күбесе җинаять эшләсә дә, ялгышлык белән ясаганнар да бар бит.

- Менә шулай ялгышып тайгак юлга кергәннәрнең сәбәбен ачыклап, гамәлләренә анализ ясап карасак?

- Сәбәпләре бик күп, бер төрле генә әйтеп булмый. Россиядә тормыш җиңелләрдән түгел. 25 млн.нан артык кеше хәерчелектә яши. Тиз генә баеп китәсе килгәннәр бар - алар урлашу юлына баса. Шуңа балачагыннан тәрбияләргә кирәк кешене. Иң элек гаиләдә, аннан балалар бакчасы, мәктәп өлеш кертергә тиеш. Элек октябрятлар, пионерлар, комсомоллар бар иде. Хәзер ул тәрбия урыннары юк. Шуңа, кызганычка каршы, төрмәләрдә тоткыннар санын, ничек кенә тырышсак та, тиз генә киметеп булмый.

- Илнең сәясәтен сез эченнән беләсез. Россиянең башка илләр белән сәяси конфликты нәрсәгә китереп җиткерергә мөмкин?

- Бу сорауга төгәл генә җавап бирү авыр. Миңа калса, кайнар нокталарга әзрәк кысылырга, тыкшынырга кирәк. Глобаль каршылык була алмый, ул килеп чыга икән, бик зур хата булачак. Сириядә, әйтик, каршылык туктатылырга тиеш, анда җир өсте хәрбиләрен берничек тә кертергә ярамый. Бу – бик куркыныч. Рәсәй Президенты моны бик яхшы аңлый. Россиядәге кайнар нокталар, нигездә, бетерелде, аларны кабат булдырмас өчен тырышабыз. Әмма соңгы очрак - Петербургта булган шартлауны барыбыз да яхшы хәтерли. Президент алдан күреп, мондый хәлләрне булдырмау өстендә эшли, тырыша. Ахыры хәерле булсын.