3 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Президент WorldSkills җиңүчеләрен котлады, язгы сабан ашлыгы мул чәчелгән, Җәлил хәзрәт имамнарны акыл белән бәяләргә чакырды, Тирән күл чистарды.

Татарстан Президенты: WorldSkills чемпионатында икенче урын – тырыш хезмәт нәтиҗәсе. /Татарстан Президенты Зөя калкулыгында WorldSkills республика командасы белән очрашты.



Татарстанда терлек азыгы әзерләү техникасының 95 проценты яхшы хәлдә. /Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр итүенчә, язгы сабан ашлыгы планлаштырылганнан күбрәк - 1,8 млн гектарда чәчелгән.

Җәлил хәзрәт: Дөнья бит, иртәгә нәрсә буласын белмибез – “Ватаным Татарстан”. / Хәзрәт “Авыл имамы нинди булырга тиеш?” дигән сорауга җавап бирде.



Татарстанда 146 мәгариф учреждениесендә капиталь ремонт бара./ 2017 елга күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында 996 объектның 869ында эш башланган.
 

Тирән күлне чистарту масштаблы экологик акциясендә 500ләп кеше катнашты./ Экологлар, дайверлар, экоактивистлар һәм студентлар күл төбен һәм яр буйларын тонналап чүп-чардан чистартты.