Казанда VII бөтенроссия нейрохирурглар съезды ачылды

“8 төбәктән нейрохирурглар Казанга тәҗрибә алу өчен килгән – безнең өчен бу ТРда нейрохирургия үсеше дәрәҗәсе дәлиле”, - дип билгеләп узды Гадел Вафин

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Бүген Казанда VII бөтенроссия нейрохирурглар съездының тантаналы ачылышы узды, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы. Нейрохирурглар корылтае эше алдагы көнне башланган.

Чараның беренче көнендә мәктәпләр, белем бирү цикллары, мастер-класслар, шулай ук Россия нейрохирурглары ассоциациясе утырышы үткәрелгән. Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында “Умырткалыкның дегенератив-дистрофик авыруларын дәвалауда эндоскопик алымнар” белем бирү циклы узган. Татарстан башкаласына бөтен дөньядан килгән нейрохирурглар реаль вакыт режимында күрсәтмә оператив тыкшынуларны күзәтә алган – Ашыгыч медицина үзәгенең операция үткәрү бүлмәсеннән операцияләр барышы трансляцияләнгән. Шулай ук Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәге базасында АКШтан ике әйдәп баручы нейрохирург мастер-класс уздырган.

Бүген корылтайның тантаналы ачылышы булды. ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән нейрохирургларны ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев сәламләде. ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, шулай ук, катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, шулай ук Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова исемнннән котлау сүзләрен җиткерде.

Корылтай программасы 4 көн дәвамында киңкүләм фәнни эшчәнлекне күздә тота. Чараның ябылу тантанасы 5 нче июньдә узачак. Журналистлар белән аралашып, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин корылтайны үткәрү урыны итеп Казанның очраклы гына сайланмавын билгеләп үтте. “Казанның нейрохирургия мәктәбе Россиядә танылган булып санала, нейрохирургия буенча беренче операциянең нәкъ менә Казанда уздырылуы моңа дәлил булып тора. Съезд эшендә 800 дән артык кеше катнаша, программа бик бай. Әлбәттә, без, татарстанлылар, бу корылтайдан үзәк нерв системасы авыруларын дәвалауның яңа ысулларын көтәбез. Без ул алымнарның бездә республикада гамәлгә кертелүенә исәп тотабыз. Бездә практик кызыксыну”, - дип ассызыклады министр.

Гадел Вафин республикада чит ил коллегалары ярдәмендә 2010 нчы елда кулланыла башлаган технологияләрнең бүген экспертлык дәрәҗәсенә ашуын билгеләп үтте. “Татарстанда шеш урыннарына, баш миенә аз инвазияле аз җәрәхәтләүче мондый 450 операция ясалган. Бу тәҗрибәне тарату зарур. 8 төбәктән 23 нейрохирург Казанга Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәгенә Америка һәм Татарстан коллегаларыннан тәҗрибә алу өчен килгән – безнең өчен бу республикада нейрохирургиянең үсеш дәрәҗәсе дәлиле”, - диде ул.