Пневматик һәм травматик коралларның тышкы кыяфәте утлы коралга охшашлыгы дөрес гамәл түгел

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының лицензия-рөхсәт бирү эше һәм шәхси детектив һәм сакчылык эшчәнлеген контрольда тоту бүлеге җитәкчесе И.Халилов шулай дип саный

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда хәзерге вакытта ау мылтыгы, кыскартылган карабин, газ пистолеты, револьвер кебек 70 меңнән артык төрле корал, тагын 8 мең чамасы шәхсән саклану өчен травматик корал теркәлгән. Ләкин шунысы бар: шәхси куллардагы утлы корал һәм аның хуҗасы, гамәлдәге закон таләп иткәнчә, эчке эшләр органнары тарафыннан елына кимендә 1 тапкыр тикшерелә, таләпләргә туры килми икән, корал тартып алына. Ләкин махсус кибетләрдә корал законлы нигездә сатыла тора, шул исәптән Казанда да.

Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында 1 июньнән 1 августка кадәр Татарстанда игълан ителгән утлы коралы булганнарны тикшерү буенча оператив-профилактик чаралар һәм халыкта кораллану чараларын акча түләп алу эшләре буенча уздырылган брифингта әлеге министрлыкның лицензия-рөхсәт бирү эше һәм шәхси детектив һәм сакчылык эшчәнлеген контрольда тоту бүлеге җитәкчесе Илдус Халилов шундый мәгълүмат китерде.

Брифингтан соң, И.Халилов тәкъдиме белән, министрлыктан берничә адым ераклыктагы корал һәм башка шуның ише шәхси куркынычсызлык өчен товар сатыла торган «Безопасность» кибетендә аның директоры белән очрашу булды.

Кибет директоры Ринат Хәйбуллин аңлатуынча, финанс кризисы сатып алучыларның кимүенә китергән. Әйтик, элек аена 40лап мылтык, пистолет сатылган булса, хәзер исә нибары 1-2 генә. Моңа республикада коралга лицензия алу мәсьәләсендә кыенлыклар да йогынты ясый, дип саный ул. Әгәр лицензия алып булмый икән (ә ул ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары белән шәхси әңгәмәдән соң гына бирелә), димәк, корал сатып алу турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Ә инде лицензия алуга ирешкәннәр, күп очракта, халык телендәге «Макарыч», «Оса», «Стражник», «Лидер» кебекләрен сайлап ала, ди кибет директоры. Травматиклардан аермалы буларак, пневматик корал исә лицензиясез генә 18 яше тулган теләсә кемгә сатыла, шулай да аның паспорт мәгълүматлары язып алына. Шул исәптән газ баллоннарына, электрошокларга да сатуда иркенлек бар, соңгылары 90 мең вольтка кадәр разрядлы һәм алар күргәзмәгә куелган. «Дөрес, әгәр сатып алучы исерек икән, без аны кире борып җибәрәбез, мондый эштә исерекләр белән эш итәргә ярамый», - дип искәртә директор.

И.Халилов исә сатуга куелган пневматик һәм травматик коралларның кайберләре тышкы кыяфәте белән утлы коралга охшаш булуына ризасызлык белдерә. Алар арасында автомат, көпшәсе кыскартылган мылтык (обрез) формасындагылар, шулай ук пистолетлар бар. «Без Татарстан Дәүләт Советына шул хакта мөрәҗәгать белән чыккан идек, ләкин Россия Дәүләт Думасы моны кире какты. Кыяфәте охшаш булса да, аның төсе генә булса да башка булырга тиеш, иң яхшысы – башка формада булуы. Ә бу килеш, утлы коралга охшашлыгы, аның хуҗасын куркыныч астына куя, чөнки утлы корал тоткан кеше юлга чыкса, аңа карата бөтенләй башка чаралар күреләчәк», - ди министрлык вәкиле һәм сәнәгатьтә шундый охшаш корал эшләп чыгарылуны дөрес гамәл түгел дип санавын басым ясап әйтә.