Яңа Савин районы эчке эшләр идарәсе башлыгы район халкы белән очрашты

Очрашу “Танышырга рөхсәт итегез” акциясе кысаларында узды.
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Эмма Ситдикова). “Танышырга рөхсәт итегез” акциясе кысаларында Яңа Савин районы эчке эшләр идарәсе башлыгы Эдуард Гәрәев, җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе Римнур Фәйзрахманов һәм участок милиционеры Владимир Кузьмин район халкы белән очрашты.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре халыкның райондагы притоннарга һәм башка антисоциаль урыннарга кагылышлы дәгъваларын тыңлады, шулай ук автомобиль хуҗаларының кайсы урыннарда газоннарга кереп парковка кагыйдәләрен бозуын белде.
Моннан тыш, очрашу барышында җәйге чорда яшүсмерләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе күтәрелде.
Район эчке эшләр идарәсендә мондый очрашуларның зарурлыгын билгеләп үтәләр. Нәкъ менә шәһәрлеләрнең уяулыгы милиция хезмәткәрләренә җинаятьләрен ачарга ярдәм итә.
Очрашу барышында хәл ителмәгән мәсьәләләрне ЭЭИ башлыгы исәпкә алып, башкаручыларга йөкләде.