«Салават күпере» фестивале милләтләр дуслыгы бәйрәме булып үтте

Төмәндә менә инде ундүртенче тапкыр үткәрелгән «Салават күпере» бәйрәменең быелгысында 21 милли-мәдәни оешма катнашты
(Төмән, 3 июнь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Үткән ял көннәрендә Төмәндә үткән «Салават күпере» фестивалендә 2 меңнән артык кеше катнашты, анда, елдагыча, төрле номинацияләрдә һәр милли оешма үз халкының мәдәниятен, көнкүреш рәвешен, сәнгатенең төрле жанрларын күрсәтергә тырышты.
Өлкә Милли мәдәниятлар йортының «Төзүче» мәдәният сарае тирәсендәге мәйданда фестивальдә катнашкан һәр оешма алачык корып җибәреп, аны милли рухта җиһазлады, халыкның традицион һөнәре җимешләре үзенчәлекле бизәк булып аерылып, һәр алачыкның аш өстәле милли ризыклардан сыгылып торды.
Жюри алачыкларны әйләнеп чыккан мизгелләр бигрәк тә кызыклы һәм җанлы үтте: «йорт» хуҗалары жюри әгъзаларын җыр-моңнар, җор тел, җылы кунакчыллык белән каршы алды. Мәйдан көне буе гөж килеп тамашачыларны каршы алып, сый-хөрмәт күрсәтеп торды.
Быелгы фестиваль анда турыдан-туры катнашучыларның һәм тамаша кылучыларның күплеге белән элекеләреннән шактый аерылып торды. Яңгыр яугалап торуга да карамастан, алачыклар үзәгендә корылган сәхнәдән төрле аһәңнәрдә җыр-моңнар агылды, алачыклар кунаклар кабул итте. Бәйрәм җыр-моңнар, биюләр, тәмле ризыклар, кайнар чәй, «йорт» җиһазлары белән генә түгел, ачык, шатлыклы йөзләр, җылы сүзләр, котлаулар белән дә бизәлде.
«Төзүче» мәдәният сараеның бәйрәмчә бизәлгән фойесында һәм концерт залында концертлар барды. Бәйрәм, чын мәгънәсендә, халыклар дуслыгы рухында гөрләп үтте. Ә икенче көн исә Гала-концерт һәм бәйрәмгә йомгак ясау, бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Жюри белән өлкә Мәдәният комитеты рәисенең урынбасары Владимир Скакалин җитәкчелек итте.
Фестивальдә 1 урынны рус мәдәниятен күрсәткән «Русская культура» төркеме яулады. Икенче, өченче урыннарны поляклар һәм чуашлар төркеме алды. Татар төркеме дүртенче урынга чыкты.
Татарлар укмашып яшәгән барлык шәһәр-районнардан 150 ләп милләттәшебез катнашты фестивальдә. Гомуми йомгаклауда 4 нче урында гына булса да, татар төркеме аерым номинацияләрдә призлы урыннарны да яулады. Милли ризыкларыбыз белән «аһ» иттерде ул жюри әгъзалары белән тамашачыларны һәм «Милли ашлар» номинациясендә 1 нче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды. «Фольклор» номинациясендә Төмән районы Манҗел Мәдәният йорты һәвәскәрләре күрсәткән «Сабантуй» күренеше дә 1 нче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды. Хәким Мирхәйдәрова җитәкләгән Халык «Дуслык» ансамбле «Хор һәм җыр ансамбльләре» номинациясендә 2 нче дәрәҗәдәге лауреат исеменә, ә Уват районыннан килгән Хисмәтулла Әминов «Камчы белән бию»ен башкарып, 2 нче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды. Заманында Тубыл шәһәрендә мәдәният училищесының хорегография факультетын, аннан соң Мински шәһәрендә хореография училищесын тәмамлаган, гомере буе биегән, бүген исә лаеклы ялдагы яшьтә булуына карамастан, гәүдә җиңеллеген, һөнәри осталыгын югалтмаган Хисмәтулла Әминов быелгы фестивальдә 1 нче дәрәҗәдәге лауреат булырга өметләнгән иде, әмма аны узып китүчеләр булды. Бу инде фестивальнең профессиональ әзерлеге югары күтәрелә баруын күрсәтә торган бер билге. Төрле халык музыка коралларында оста уйнаучы Әбүзәр Миңлебаев та шактый балл өстәде татар төркеменә, ул «Инструменталь ансамбльләр һәм ялгыз башкаручылар» номинациясендә 3 нче дәрәҗәле лауреат исеменә лаек булды.
Зур бәйрәм рәвешендә гөрләп үтте «Дуслык күпере» фестивале». Быел ул үзенең географиясе киңәя, катнашучыларның саны арта баруын, милли оешмаларның аңа җитди әзерләнүен күрсәтте. Өлкә идарә органнарының милләтләр дуслыгын ныгытуга җитди игътибар итүенә дә дәлил булды. Милли эшләр комитеты рәисе Виктор Хоменко канәгать булып калды бу чарадан.
Шулай да, күпләрне уйланырга мәҗбүр иткән яклары да булды фестивальнең. Өлкә Милли мәдәниятләр йорты директоры урынбасары Сергей Филь фестиваль тәэсирләре белән уртаклашты. Бәйрәмнең ел саен көчәя баруы, быелгысы өлкәбезнең барлык төбәкләреннән – Салехардтан башлап көньяк районнарга кадәр – фестивальдә катнашучыларны җыюы бик әйбәт, зур уңыш бу, дип, аңа үзгәрешләр кертергә кирәклеген дә белдерде. Аның фикеренчә, фестивальдә катнашучы милли-мәдәни оешмалар бер номинациядән икенчесенә акны-караны күрми, тирләп-пешеп чабып йөриләр, күршеләренең иҗатларын күреп тамаша кылырга вакытлары да калмый, тамашачылар өчен генә эшлиләр булып чыга. Мондый чарада милли оешмаларның үзара тәҗрибәләре белән уртаклашулары да бик мөһим, әмма моның өчен вакыт җитми кала.
Концертларны озынга сузмыйча, алдан ук сайлап алу турын үткәреп, иң яхшы концерт номерларын алачыклар янында күрсәтү, бәлки, киеренкелекне йомшатыр, отышлырак булыр иде. Аннары, фестивальдә милли оешмалар арасында ярышу шартлары тигез түгел. Мәсәлән, профессиональ югары дәрәҗәдә үсеш алган рус культурасы белән ерак районнардан килгән һәвәскәрләр ничек итеп көч сынаша алсын, бүләкләр призлы урыннар алган төркемнәргә генә бирелү дә дуслык хисен ныгытмый, бер төркемне дә бүләксез калдырмаска иде, дигән фикере белән уртаклашты Сергей Генрикович, ул 2 нче урынга чыккан поляклар төркеменең җитәкчесе дә үзе. Милләтләр дуслыгы идеясенә корылган ошбу фестиваль программасына үзгәрешләр кертергә кирәклеге турында беренче ел гына әйтми ул, әмма аны хуплап күтәреп алучы гына юк әлегә. Фестивальнең беренче елларында үзенең көчен күрсәтеп калган татар төркеменең быел беренче өч урынга да керми калуы милләттәшләребезнең күңелен борчымый калмады. Узган ел әле ул 3 нче урынны алган иде. Татар төркеменә карата да Сергей Филь үз фикерен әйтми калмады:
- Татар мәдәнияте бер урында таптана, фестивальдә ел саен гел бер үк кешеләр катнаша, сәхнә киемнәре дә яңармый, татар лидерларының милли мәдәниятне үстергүә игътибарлары җитми,- диде ул.
Милли эшләр комитетының әйдәп баручы белгече Рифкать Насыйбуллин да үз фикерен белдерде. Өлкәдә саны буенча икенче урында торган татарларның азсанлы халыклардан калышуы күңелле хәл түгел. Әйе, безгә оешканлык җитми, профессиональ әзерлек юк, татарлар арасындагы таркаулык, көнчеллек тә сәләтле, әмма күңелләре йомшак кешеләрне читкә этәреп тора, мин авыр кичерәм бу хәлләрне, - дип, ачыктан-ачык уй- фикерләрен белдерде Рифкать әфәнде Насыйбуллин.
Үземнең күзәтүләремнән шуны гына өстәргә калды. Татар зыялыларын, татар яшьләрен кызыксындырмый икән «Дуслык күпере» фестивале, чөнки анда тик гади халык, олы яшьтәге милләттәшләребез генә бар иде. Бу чараның гел бер төрле үтүеме моңа сәбәп, әллә гел бер үк кешеләрнең катнашуымы, кешеләрнең чикләнгән мәйданда этелеп-төртелеп йөрисе килмәүләреме, милли үзаңның сүнә баруымы – һәрхәлдә, татарлар өчен популяр түгел «Дуслык күпере» бәйрәме. Хәер, районнарда үткәрелә торган өлкә Сабантуйларына да азрак җыела башлады милләттәшләребез.
Милләттәшләребез арасында милли үзаңның сүнә баруы соңгы елларда бигрәк тә сизелә башлады. Бу хакта өлкә татарлары Конгрессының башкаручы директоры Ринат Насыйровның фикере игътибарга лаек:
– Без һаман эйфориядә яшибез, кечкенә генә чара үткәрсәк тә, зурлап мактыйбыз аны, милли үсештә тапталган сукмаклардан тайпылырга куркабыз. Үткән юлларыбызга, кылган гамәлләребезгә ешрак әйләнеп кайтып карарга, мактанырга гына түгел, чын хәлебезгә әледән-әле кайтып күз салырга, матбугат чараларында уңышларны күрсәтү белән бергә милләттәшләребезнең милли үзаңын, фикерен уятырлык материаллар бирергә, милли үсеш хәрәкәтендә эшләребезне яңадан үзгәртеп корырга кирәк, икән, -диде ул.