"Петербург Сабан туе" командасы мини-футболда беренче

Санкт-Петербургның “Зенит” Спорт уеннары сараенда губернатор кубогына турнир үтте
(Санкт-Петербург, 3 июнь, «Татар-информ», Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербургның “Зенит” спорт уеннары сараенда губернатор кубогына турнир үтте. Анда 38 команда катнашты. Командаларны шәһәрнең милли-мәдәни җәмгыятьләре тәшкил итә.
“Петербург Сабан туе” командасы әлеге абруйлы ярышта беренче урынны алды. Чуаш егетләре икенче урынга чыкты. Мини-футбол буенча “Сабантуй” командасы 2000 елда оештырылды. Милләтшләрне финанс авырлыклары да куркытмады.
- Санкт-Петербург беренчелегендә катнашу өчен взнос кирәк. Аннары зал биләү, күнегүләр... Барысын да үз кулыбызга алырга туры килде, - ди “Петербург Сабан туе” фонды президенты Ирек Галеев. - Команда әгъзалары 26-40 яшьтә. Барысы да спортны бик ярата һәм алар төрле милләт вәкилләре. Күпчелеге татар егетләре. Арада элекке спортчылар күп. Ни өчен алар мини-футболны сайлаган соң? Чөнки зур булмаган мәйданда бик көчле баручы уен кыза. Анда җитезләр генә катнаша ала.
Төньяк- көнбатыш дивизион дәрәҗәсендә премьер-лигага чыгу өчен Ирек Галеев җитәкчелегендәге мини-футбол командасына дүрт ел уйнарга туры килде. Тик бу юнәлештә хәл итәсе мәсьәләр бар әле. Шунлыктан татар командасы җәмәгать башлангычында уйный. Команда елдан-ел алга бара. 2003 елдан башлап “Сабантуй” губернатор кубогында катнаша. Узган ел да ул беренче урынны алды. Команданың спорт формасы Татарстан Республикасы флагы төсен һәм Сабантуй билгесен кабатлый. Форманы команда капитаны Рөстәм Аслаев иҗат итте. Мини-футбол спортчылары хоккей уеннарында да актив катнаша. 2006-2007 елларда ветеран-командалар арасында Федерация кубогы турнирында беренче урын яуладылар.