Әлмәттә мәктәп укучылар өчен махсус вакансияләр ярминкәсе була

Әлеге чарада шәһәрнең 2 учреждениесе һәм 2 уку йорты катнаша
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә Әлмәттә мәктәп укучылары өчен махсус вакансияләр ярминкәсе була, дип хәбәр ителә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында.
Әлеге чара иртәнге сәгать 9.00дан 12.00гә кадәр шәһәрнең Мәшгульлек үзәгендә үтәчәк. Ярминкәдә Әлмәтнең 2 учреждениесе һәм 2 уку уку йорты катнашыр дип көтелә.