Свердловски өлкәсе тарихында беренче тапкыр зур масштаблы өлкә Сабантуе уздырылачак

Свердловски өлкәсе тарихында беренче тапкыр зур масштаблы өлкә Сабантуе уздырылачак

(Екатеринбург, 3 июнь, “Татар-информ”, Фәвия Сафиуллина). Свердловски өлкәсендә Сабантуйларга тулы әзерлек бара. Татар авылларында, районнарда, күп кенә шәһәрләрдә һәм Екатеринбургның үзендә ел саен уздырыла торган гадәттәге Сабантуйлардан тыш, тарихта беренче тапкыр, быел Свердловски өлкә Сабантуе оештырылачак.

Әле язга кергәч тә, Екатеринбургта эшләп килүче Милли медиа-холдинг җитәкчеләре, Казанның меңъеллыгына багышлап өлкә Сабантуе уздыру турындагы тәкъдим белән өлкә хөкүмәтенә чыкканнар иде. Озакламый Свердловски өлкә хөкүмәте рәисе Алексей Воробьев имзасы астында махсус карар кабул ителде. Хөкүмәт җитәкчесе раслаган вәкаләтле оештыру комитетына Татарстан һәм Башкортстан республикаларының Свердловски өлкәсендәге даими вәкилләре, хөкүмәт әгъзалары, министрлар, депутатлар һәм бу эшкә башлангыч бирүчеләр кертелде.

Оештыру комитеты рәисе, Свердловски өлкә хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Семен Исакович Спектор беренче утырышта ук бу вакыйганың бик зур сәяси әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Аның әйтүенчә, Россиянең берлеге, ныклыгы һәм көче милләтләр дуслыгында.

Спектор әфәнде утырышта катнашучыларны бәйрәмне оештырганда барлык нечкәлекләрне күздә тотып эш итәргә чакырды. Һәр министрлыкка җаваплы вазифалар йөкләнде.

Бар халыкның да яраткан бәйрәменә әверелгән Сабантуй, Свердловски өлкәсендә мондый масштабта әле беренче тапкыр оештырылачак. Шуңа күрә, бәйрәмнең милли төсмерләрен бозмыйча, башка милләт халыклары катнашырлык итеп тә оештыру күздә тотыла.

Өлкә Сабантуен үткәрү урыны итеп, Екатеринбургтан 40 чакрымда урнашкан, Первоуральски шәһәреннән ерак түгел, Шайтан елгасы ярындагы “Полонный горка” дип аталган бик матур җир билгеләнде. Бүгенге көндә өлкә сабантуен әзерләү буенча бик зур колачлы эш җәелдереп җибәрелде. Свердловски өлкә сабантуе 25 июньдә уздырылачак.