Казанның мәгълүматлаштыру технологияләренең музей осталары бүләкләнде

Казанның мәгълүматлаштыру технологияләренең музей осталары бүләкләнде

(Казан, 3 май, «Татар-информ», Дания Моисеева). Кичә Татарстан Республикасы каршындагы дәүләт хезмәте институтында «Бердәм мәгълүмати киңлектә мәдәни күптөрлелек» дигән АДИТ (Музейлар эшчәнлеген автоматлаштыру һәм мәгълүмати технологияләр»)-2005 тугызынчы конференциясенең ябылу тантанасы узды. Анда конференция эшенә нәтиҗәләр ясалды һәм актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

АДИТ җитәкчелеге Казанда үткән чараның югары оештыру сыйфатын, яхшы әзерлек һәм реклама эшен билгеләп үтте. Конференциядә һәм аның кысаларында узган музей компьютер фестивалендә күпсанлы хезмәттәшлек һәм дуслык элемтәләре барлыкка килгән һәм яңа проектлар да туган.

Конференциядә 170ләп кеше катнашкан иде. Шулардан лаеклыларга дипломнар, мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында татарстанлылардан Милли музейның мәгълүматлаштыру бүлеге мөдире Алиса Борисова да бар иде. Шулай ук Казан дәүләт университетының «Укыту программалары», Казан дәүләт технология университеты базасындагы Мәгълүматлаштыру технологияләре үзәгенең «Иске Казан буенча сәяхәт» һәм Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең «Казан 1005-2005» дигән эшләре дә мактауга лаек булды.

Россия һәм чит илләрдән килгән конференция кунаклары Казан һәм Казан яны буенча, шулай ук Раифа монастыренә экскурсия ясаган иде. Бүген кунаклар Болгар тыюлыгына сәяхәткә китте.