Иртәгә Казанда хуҗасыз йорт җанварларын яклау акциясе үткәрелә

Иртәгә Казанда хуҗасыз йорт җанварларын яклау акциясе үткәрелә

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Иртәгә Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда «Табигать хартиясе» «Мине өйгә алып кайт» дигән акция үткәрә. Анда хуҗасыз йорт җанварларын приютка урнаштыру мәсьәләсен хәл итү хакында республика җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать хатына имзалар җыю да оештырыла.

«Табигать хартиясе» Казанда инде 4 ел эшли. Узган ел аның әгъзалары эт һәм мәчеләрне түләүсез стерильләштерү акциясен уздырган. Быел да ташламалы ярты бәя белән алар 200ләп эткә һәм 50ләп мәчене стерильләштергән. Җәмгыять җитәкчесе, һөнәре буенча журналист Карина Булычева әйтүенчә, хуҗасыз йорт җанварлары өчен төзелүче приют әле тиешенчә эшләми. Шәһәрдә хуҗасыз этләр һәм мәчеләр санын киметүнең иң мәрхәмәтле чарасы — бары тик стерильләштерү. Әмма безнең шәһәрдә әлегә җанварларны вәхшиләрчә үтерү мисаллары еш очрый, ди ул. «Табигать хартиясе» әгъзалары «Яшелләр хәрәкәте» дәвамчылары һәм алар барысы да вегетарианнар икән.

Театр каршындагы мәйдандагы акциядә башкала зыялылары, алар арасында «Волга-Волга» вокал-инструменталь ансамбле, Яшь тамашачылар театры артистлары, «Ак карга» әдәби берләшмәсе һәм шулай ук бардлар, сәнгать әһелләре һәм шагыйрьләр дә катнашыр дип көтелә. К.Булычева әйтүенчә, республика җитәкчелегенә атап язылган ачык хатка инде имзалар җыела да башлаган. Имза куючылар арасында сәнгать белгече Розалина Шаһиева, режиссер Фәрит Бикчәнтәев һ.б. татар зыялылары бар.