Яшел Үзән укучылары интеграль сәнгать республика конкурсының гран-при ияләре булды

«АлПар»студиясе «Театр иҗаты» номинациясендә гран-при яулады.

(Казан, 3 май, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Казанда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Луч — 2021» II республика сәнгать фестиваль-конкурсы узды.

Яшел Үзәннең «АлПар»студиясенең катнаш төркемендә тәрбияләнүчеләр жюри хөкеменә «Кто есть кто?» пластик миниатюрасын тәкъдим итеп, «Театр иҗаты» номинациясендә гран-при яулады.

Моннан тыш, «ЮЛА» балалар әдәби берләшмәсендә катнашучылар ике тапкыр 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды: Ангелина Гришаева һәм Евгения Королькова дуэты һәм Злат Кузнецов, Булат Яруллин һәм Алена Жилкина триосы лаеклылар арасында.

ЛитО «ЮЛА»дан тагын бер катнашучы Арина Кашина 1 дәрәҗә дипломга лаек булды.