Казаннан Каһирәгә даими авиарейс ачылды

Пассажирларга Boeing 757-200 авиалайнерлары хезмәт күрсәтәчәк.

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Казаннан Мисыр башкаласы – Каһирә шәһәренә яңа авиарейс ачылды.

Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пассажирларга Boeing 757-200 авиалайнерлары хезмәт күрсәтәчәк.

«Беренче туры рейсны 3 майда Azur Air авиакомпаниясе очкычы ясады», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Авиалайнер Казаннан дүшәмбе көнне 10.15 сәгатьтә кузгалып китә һәм җирле вакыт белән 14.00 сәгатьтә Каһирә аэропортына төшә. Каһирәдән исә якшәмбе көнне 16.35 сәгатьтә күккә күтәрелеп, 21.00 сәгатьтә Казанга килеп җитә.