Аксубайда иң яхшы ау этләре күргәзмәсе булды

Экспертлар Нурлат районыннан беренче призерны билгеләде.

(Аксубай, 3 май, «Татар-информ», «Аксубай», Зинаида Леонтьева). Аксубайда Сабантуй бәйрәме уза торган территориядә иң яхшы токымлы этләрнең районара күргәзмәсе булды.

Көчле җил һәм вак кына яңгыр сибәләп торуга карамастан, Аксубайга бөтен районнан эт яратучылар һәм Нурлат районыннан кунаклар килде. Шулай ук бу хайваннарга битараф булмаган кешеләр дә килгән иде. Күргәзмәдә катнашучыларны Михаил Сулейманкин сәламләде, ул конкурс шартлары, квалификацияле экспертлар белән таныштырды, диелә хәбәрдә.

Экспертлар Нурлат районыннан беренче призерны билгеләде.