Коронавирус белән авыручы Михаил Мишустинның хәле турында билгеле булды

Россия Премьер-министры хезмәттәшләре белән телефоннан сөйләшә һәм документлар белән эшли

(Казан, 3 май «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы белән авыручы Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның хәле ярыйсы. Бу турыда  матбугат секретаре Борис Беляков сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. 

«Михаил Владимирович белгечләр күзәтүендә дәвалануын дәвам итә», — диде Борис Беляков.

Аның сүзләренчә, Россия Хөкүмәте башлыгы хастаханәдә хезмәттәшләре белән телефоннан актив аралаша һәм документлар белән эшли.