Казанлыларның янгынга каршы режимны үтәүләрен тикшерделәр

Бүген коткаручылар Казанның бакчачылык ширкәтләре буенча рейд уздырды һәм Тирән күл ярын тикшерде.

(Казан, 3 май, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре май бәйрәмнәрендә Казанда яшәүчеләрнең янгынга каршы махсус режимны үтәүләрен тикшерде.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 17 маена кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Аның вакытында коры үлән, чүп-чар яндырырга һәм шашлык кыздырырга ярамый.

Коткаручылар шәһәрнең Киров районында бакча ширкәтләре буенча рейд үткәрде, шулай ук Тирән күл ярын карады.

Рейд вакытында берничә сәгатьтә хокук бозучыларны таба алмадылар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сүзләренчә, елдан-ел республика халкы янгынга каршы махсус режимга җаваплырак карый һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тырыша.

«Соңгы вакытта узган еллардагы кебек җитди хокук бозулар юк. Елдан-ел алар кими. Гражданнар янгынга каршы режим таләпләрен үти», — диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Рафис Сафин.

Махсус янгынга каршы режим башланганнан бирле коры үләнне һәм чүп-чарны яндырган өчен 147 татарстанлы административ җаваплылыкка тартылган.