Азнакай авылларында сугыш чоры балаларын хөрмәтлиләр

Аларга бәйрәм бүләкләре тараттылар.

(Азнакай, 3 май, «Татар-информ», «Маяк», Лиза Нурлыева). Азнакай районы Әгерҗе авыл биләмәсе башлыгы Назыйф Хәсәнов биләмә акивистлары, җирле депутатлар белән сугыш чоры балаларына бәйрәм бүләкләре таратуны оештырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мәнәвез авылында да районның аграр яшьләр оешмасы лидеры Гөлназ Исламова һәм депутат Халидә Галимова бу изге гамәлгә беренчеләрдән булып, коронавирустан үзләрен дә, өлкәннәрне дә саклауның барлык чараларын күрде. Аларны һәр йортта чиксез рәхмәтләр әйтеп озатып калдылар.