Россия халкын өч көнлек эш атнасы көтә

8 майда эш көне бер сәгатькә кыскартыла.
(Казан, 3 май, "Татар-информ"). Җиңү көнен бәйрәм итү сәбәпле, киләсе атнада Россия халкы 9-12 май көннәрендә ял итәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.Өч көнлек эш атнасы – 6 майдан 8 майга, чәршәмбегә кадәр дәвам итәчәк.8 майда эш көне бер сәгатькә кыскартыла.Быелгы май ае ял көннәре саны буенча рекордлы булачак. 31 көннең 13 көне - ял. Моннан күбрәк яллар гыйнварда, 14 көн булган.Озак яллар 5 һәм 6 гыйнвар, 23 февраль ялларын күчерү белән бәйле.