Тукай районы Әҗмәкәй авылында зират өмәсендә 45ләп кеше катнашты

Киләсе ялларда да өмә дәвам итәчәк. Оештыручылар халыкны 6 майда чакыра.
(Тукай, 3 май, "Татар-информ", "Якты юл"). 1 май көнне Әҗмәкәй авылында яшәүчеләр, читтән кайткан авылдашлар күмәкләшеп зират өмәсенә чыктылар. Авыл имамы Әмирҗан хәзрәт оештыруында өмәгә 45ләп кеше җыелды. Өлкәннәр, урта яшьтәгеләр күп иде, яшь буын да актив булып килде. Көн дәвамында зиратта шактый эшләр башкарылды: карт агачлар киселде, киң таралган ботаклар чабылды, территориядән чүп җыелды, дип яза район газетасы.Әлегә чүпләр зират янына өеп куелды, киләсе атнада аны түгү өчен эшмәкәр Муллаян Сәхәпов экскаватор һәм «КАМАЗ» машинасы бирергә вәгъдә итте. Халык үзенең мотопычкылары, башка инструменлары белән килде. Оештыручылар аларга бик рәхмәтле калды.Әйтергә кирәк, Әҗмәкәйдә мондый өмәләр һәр елны үткәрелә һәм халык аларга елдан-ел күбрәк килә.Киләсе ялларда да өмә дәвам итәчәк. Оештыручылар халыкны 6 майда чакыра. Ул көнне хатын-кызлар зиратның коймасын буярга җыена. Буяу авыл җирлеге бюджетыннан сатып алынган.Җәйгә исә, территорияне чүп үләннәреннән арындыру өчен, гербицид сибү дә күздә тотыла, дип хәбәр итте редакциягә өмәне оештыручыларның берсе Равил Төхбәтуллин.