Татарстанда коры үлән яндыру очрагы өч тапкырга арткан

Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары белдерүенчә, коры үлән яну очрагының арту сәбәбе «халыкның тәртипсезлеге һәм җавапсызлыгына бәйле».

(Казан, 3 май, «Татар-информ», Айгөл Мотыйгуллина). Татарстанда ел башыннан коры үлән януның 100гә якын очрагы теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда бу сан өч тапкырга күбрәк. Бүген бу хакта журналистларга республика Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов сөйләде.

«Коры үлән яну очрагының өч тапкырга арту сәбәбе халыкның тәртипсезлеге һәм җавапсызлыгына бәйле, – дип ассызыклады министр урынбасары. – Татарстан халкын кисәтәм һәм коры үләнне яндырмаска чакырам. Ул бик зур бәлагә китерә. Иркутск өлкәсендә халык яши торган тулы бер торак пункт янып бетте. Шуңа күрә ут белән сак булырга кирәк».

Россия урман хуҗалыгы мәгълүматларына караганда, узган ел 100 урман янгынының 82се коры үлән яндыру белән бәйе булган, контроль булмау сәбәпле ут урманга күчкән. 2017 ел башыннан Россиядә 535 урман янгыны килеп чыккан, нәтиҗәдә 94 мең гектар урман юк ителгән, бу безнең республика урманнарының уннан бер өлешенә тиң.

Исегезгә төшерәбез, 25 апрельдән Татарстанда Министрлар Кабинеты карары белән янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу вакытта коры үлән яндыру, учак ягу, чыбык-чабык, йомычка һәм янучан сыеклыклар яндыру, шулай ук автомобиль трассалары, тимер юл янәшәсендә коры агач, куаклар калдырып китү тыела. Моннан тыш авыл хуҗалыгына караган җирләрдә коры үләнгә, урылган кырга ут төртергә, кырда учак ягарга рөхсәт ителми.