Россиядә 2016 елда алкоголь куллану кимегән

Абсолют алкогольдән хисаплаганда, хәмер куллану 2,4% ка кимеп, 968 миллион литрны тәшкил иткән.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Сәламәтлек саклау министрлыгы россиялеләрнең хәмерне азрак куллана башлаганын ачыклаган - бер кеше хисабына 0,2 литрга ким, дип яза "Известия", “РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 2016 елга эш йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар” докладына сылтама биреп.

Мондый кимү 0,5 литр аракыга яки 5 литр 4% катылыктагы сыра күләменә тиң, дип аңлата газета.

Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте белдергәнчә, соңгы елларда илдә хәмер куллану кими. Монда спирлы эчемлекләр куллануны киметүгә юнәлтелгән чаралар да мөһим роль уйный.

Әлеге кимүне Росстат мәгълүматлары да раслый. Россиядә 2016 елда, абсолют алкогольдән хисаплаганда, хәмер куллану 2,4% кимеп, 968 миллион литрны тәшкил иткән.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр иткәнчә, 2011-2015 еллар аралыгында Россия дөньяда алкоголь куллану буенча дүртенче урында урнашкан була (бер кеше башына 14,5 литр) . Аннан алдарак Молдавия (17,4 литр), Белоруссия (17,1) һәм Литва (16,2).