Иртәгә Татарстанда 15 градус җылы булачак

Республиканың кайбер районнарында яшенле яңгыр фаразлана.

(Казан, 3 май, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 4 май, пәнҗешәмбе көнне, алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән бераз яңгыр көтелә.

Бүген кич кайбер районнарда яшенле яңгыр фаразлана. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача, яшен вакытында секундына 15-18 метрга җитеп көчәя. Минималь һава температурасы төнлә – +5..+10, көндез максималь температура +10..+15 градус булачак.

Казанда төнлә аязучан болытлы һава фаразлана, явым-төшем күзәтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача. Төнлә минималь һава температурасы +5..+7, көндез максималь һава температурасы +11..+13 градус булачак, дип җиткерә синоптиклар.