3 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанда сугыш ветераннары саны 10 меңгә кимегән, реаль пенсия күләме төшкән, иртәгә яшенле яңгыр булуы ихтимал.

Татарстанда 55 мең сугыш ветераны яши/ Бу сан узган елга караганда 10 меңгә кимрәк.

Россиядә реаль пенсиянең уртача күләме март аенда 0,4 процентка кимеде/ 2017 елның март аенда пенсиянең уртача күләме ил буенча уртача хезмәт хакының 34,2 процентын тәшкил иткән.

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе үз теләге белән эшеннән азат ителгән/ Игорь Марченко Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе вазифасында 2009 елның ноябреннән иде.

Милли кием модельеры Ләйсән Хаҗиева дөньяны үзгәртергә алынды/ Ләйсән Хаҗиева үзенең "Ләйсән сәйләннәре" проектында милли киемне популярлаштыру юлларын тәкъдим итә.

Зиратларга һөҗүм итү кешенең психикасы җимерелүе турында сөйли – Яшел Үзән имам-мөхтәсибе/ Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин фикеренчә, 7-10 яшькә кадәр балалар тәрбиясенә игътибар бирелмәсә, шушы фаҗигаләр һәрвакыт булып торачак.

Россиялеләр аракыны 1 стаканга кимрәк эчә башлаган/ 2016 елда абсолют аракы куллану күләме 10,3 литр булган.

Иртәгә Татарстанда 15 градус җылы булачак/ Республиканың кайбер районнарында яшенле яңгыр фаразлана.