Тукай муниципаль районы Советының дүртенче утырышы булды

Көн тәртибенә 6 мәсьәлә куелды

(Казан, 3 май, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Тукай муниципаль районы Советының дүртенче утырышы узды. Анда район Советы аппараты, башкарма комитеты идарәләре, бүлекләре башлыклары, район палаталары рәисләре, сәнәгать предприятиеләре, оешмалар, ТМШ, мәктәп, балалар учреждениеләре җитәкчеләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә “Якты юл” хәбәрчеләре.
Шулай ук район прокуроры, район эчке эшләр бүлеге башлыгы чакырылган иде. Утырышка 46 депутатның 40ы килгән. Утырышны муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Васыйл Хаҗиев алып барды.
Көн тәртибенә “Тукай муниципаль районының 2008-2012 елларга авыл хуҗалыгын үстерү” максатчан программасын гамәлгә ашыру барышы турында; 2010 елда Тукай муниципаль районы контроль-счет палатасы тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр һәм контроль-аналитик чаралар нәтиҗәсе турында; “2011-2013 елларга Тукай муниципаль районын мәгълүматлаштыру” программасы турында; районда 2011-2013 елларга Татарстан Республикасының дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча программасы турында; Тукай муниципаль районының 2011-2013 елларга кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү программасы турында; Тукай муниципаль районы милеген арендага бирү тәртибе положениесенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында һәм башка мәсьәләләр куелды.