Тәтештә I кварталга билгеләнгән планнарны барлык җирлек башкарма комитетлары да үти алмаган

Кече Шәмәк, Федоровка, Келәш, Киртәле һәм Сөендек җирлекләрендә салым һәм салым булмаган табышлар буенча план үтәлеше 90 проценттан да ким

(Казан, 3 май, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Тәтештә салым һәм салым булмаган табышлар буенча I кварталга билгеләнгән планнарны барлык җирлек башкарма комитетлары да үти алмаган. Алар Кече Шәмәк, Федоровка, Келәш, Киртәле һәм Сөендек җирлекләрендә 90 проценттан да ким, дип хәбәр итә “Тәтеш таңнары”. Намуслы һәм нәтиҗәле эшләүләре хисабына башка җирлекләрдә үтәлеш тулаем район буенча 111,8 процент тәшкил итә.
Җир салымнары буенча, ә ул җирлекләрнең бюджет табышына сизелерлек йогынты ясый, Бессоново, Олы Тархан, Олы Тормы, Киртәле, Келәш, Сөендек җирлекләре билгеләнгән планнарны үтәмәгән. Аны физик затлардан җыю 12 җирлектә 100 проценттан түбән.
Район финанс-бюджет палатасы рәисе Ирина Дубкова билгеләп үткәнчә, физик затлардан җир салымының вакытында түләнми калган өлеше 1 апрельгә 1 миллион 699 мең сум (шул исәптән 769 мең – шәһәрдә) тәшкил иткән. Бакырчы, Олы Тархан, Киртәле, Бессоново, Олы Тормы һәм Алабирде җирлекләрендә бурычлар шактый. Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр арасында да әҗәтлеләр бар.
Бидәңге, Богдашкино, Зур Әтрәч, Килдеш, Сөендек җирлекләрендә дә физик затлар милкенә салым буенча бурычларны киметү эше алып барылмый, дип билгеләп үтте Ирина Дубкова. Барлык җирлекләрдә дә физик затлар табышына салым җыю буенча билгеләнгән планнар үтәлмәгән, ә бит аларның бер өлеше (10 процент) җирлек бюджетларына керә.