Бөгелмәнең Карабаш авылында законсыз рәвештә зур чүплек урыны барлыкка килгән

Муниципаль районда калдыклар белән эш итүнең генераль схемасы булмау чисталыкны тәэмин итүне катгыйландыра

(Бөгелмә, 3 май, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Экологик чисталык икеайлыгы барышында экологлар Бөгелмә муниципаль районы җирләрен күзәтеп чыкты. Районның Карабаш авылы тирәсендә оешкан законсыз чүплек инде берничә елдан бирле зур проблема чыганагына әверелгән.
Карабашта бүген 5 меңгә якын кеше яши. Шуңа күрә дә авылның каты көнкүреш калдыклары өчен аерым полигон таләп ителә. Аны авылдан берничә чакрым ераклыкта төзи башлаганнар инде. Әмма быел төзелеш эшләренә нибары 1 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Ә эшне төгәлләү өчен тагын 8 миллион сум акча таләп ителә.
Хәзерге вакытта Карабаш халкы чүпне Бөгелмә полигонына илтергә тиеш. Ул якынча 25 чакрым ераклыкта урнашкан. Әмма полигон директоры Татьяна Шурыгина сүзләреннән аңлашылганча, Карабаштан чүп китерүче юк. Бу карабашлылар өчен отышлы түгел, дип аңлатты җитәкче. Югыйсә, райондагы барлык авыл җирлекләре дә әлеге полигон белән мәҗбүри рәвештә килешү төзергә тиеш, чөнки ансыз чүп чыгаруга лицензия бирелми. Димәк килешү бар, чүп кенә полигонга килеп җитми.
Бөгелмәнең башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Никулина сүзләреннән аңдашылганча, шәһәрдә бүген каты көнкүреш калдыклары белән эш итүгә генераль схема юк. Шулай булгач, калдыкларны урнаштыру проблемасы әле озак хәл ителмәячәк, дигән сүз.