Сораштыру: Татарстан укытучылары - җәяү, топ-менеджерлар машинада эшкә килә

Медицина хезмәткәрләре, укытучылар һәм банк хезмәткәрләре өйдән эшкә бару юлына мөмкин кадәр азрак вакыт сарыф итәргә тели.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Сораштыруда катнашучыларның өчтән бере диярлек эшкә җәмәгать транспортында, яртысы — шәхси автомобильдә, тагын 20 проценты җәяү килә. hh.ru экспертлары үткәргән тикшеренүләрнең нәтиҗәләре әнә шундый. 

«Бу уңайдан үз автотранспортын топ-менеджерлар, төзелеш һәм транспорт-логистика өлкәсе вәкилләре башкалардан ешрак куллана. Ә менә укытучылар, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары һәм күңел ачу индустриясе белгечләре эшкә еш кына җәяү йөри», -диелә хәбәрдә.

Оптималь эш урыны сайлаганда күпчелек кешеләр аның йортларына якын булуын тели. Шул ук вакытта төбәк хезмәткәрләренең 70 проценты эшкә ярты сәгатьтән дә артмаган юлны оптималь дип саный. Нигездә, сораштыруда катнашучыларның безнең төбәктә яртысы гына эшкә бару юлында шушы вакытны сарыф итә. Калганнарның бу максатларга 30 минуттан алып сәгатькә кадәр һәм аннан да күбрәк вакыты китә.