Марк Шишкин JADIDFEST фестивалендә катнашучыларга юкка чыккан күл урыннарын күрсәтте

«Шәһәр читендә калган сулыкларның чисталыгын кайгыртырга кирәк, хәзер инде заманча инфраструктура, булган сулыкларны саклап калу өчен барлык мөмкинлекләр бар», — диде экскурсовод.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген тарихчы, экскурсовод Марк Шишкин JADIDFEST фестивалендә катнашучылар өчен «Казанның юкка чыккан һәм хәзерге сулыклары» темасына экскурсия уздырган. Юкка чыккан күл урыннарын күрсәткән.

«Бу маршрутның төп үзенчәлеге — юкка чыккан сулыкларны карау иде. Теләсә кайсы кешелек сулыклар белән яши. Без Кабан күлен, Болакны карадык. Милли китапханә янына Казансуга кадәр барып җиттек», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул элекке Печән базары янындагы күл, Черек күл, аның янындагы Мунча күле, Ленин бакчасы урынындагы Ак күл турында сөйләгән «Хәзерге Министрлар Кабинеты һәм Дәүләт Советы бинасы урынында Театр күле дә булган. Бу күлләр электән булып килгән. Вакыт узу белән хуҗалык эшләре аркасында алар XVIII гасырның икенче яртысы — XIX гасырда юкка чыккан», — диде Марк Шишкин.

Аның сүзләренчә, башта бу күлләр эчәргә яраклы су чыганагы буларак кулланылган. Канализация системасы булганлыктан, алар пычрана барган. «Печән базарындагы күлендә балык та үрчегән, аннары күл бик каты пычранган. Ак күл, Черек күлнең дә язмышы шундый булган», — дип сөйләде тарихчы.

Ул күлләр юкка чыккач та ул урыннарда шактый вакыт дымлылык сизелгәнен әйтте. «Печән базарында дымлылык булган. Тукай мәйданы урынында да Гузеев күле урынында шактый дымлылык сизелгән», — дип белдерде.

«Шәһәр читендә калган сулыкларның чисталыгын кайгыртырга кирәк, хәзер инде заманча инфраструктура, булган сулыкларны саклап калу өчен барлык мөмкинлекләр бар. Казанның бу байлыгы белән рациональ файдаланырга кирәк», — дип өндәде Марк Шишкин.

Экскурсовод әйтүенчә, иртәгә дә шундый экскурсия көтелә. Камал театры каршысыннан сәгать 12 дә кузгалалар.