Әлки районының Апак авылы мәдәният йортында «Авылымның милли бизәкләре» кичәсе булды

Элекке көнкүреш әйберләрен, җиһазларын, киемнәрен җыеп татар өе музее ясаганнар.

(Әлки, 3 апрель, «Татар-нформ», «Әлки хәбәрләре», Люция Низамиева). Әлки районының Апак авылы мәдәният йортында «Авылымның милли бизәкләре» дигән әлеге кичәне Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы, «Ак калфак» район иҗтимагый оешмасы һәм Апак авылы мәдәният хезмәткәрләре берлектә үткәрде.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасын районда ике елга якын Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова җитәкли. Үзенең хезмәт вазыйфалары буенча эш-мәшәкатьләре бихисап булса да, ул «Ак калфак» белән шөгыльләнергә дә вакыт табарга тырыша. Узган елларда Карга авылында алар катнашында оештырылган «Каз өмәсе», «Балага исем кушу» кебек чаралар бик матур үткән иде. 

Туган телләр елы бу теләкне тормышка ашырырга этәргеч булган. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Хөсәенова белән алар бу кичәгә бик җентекләп әзерләнгәннәр. Авылдашлары белән дә сөйләшкән-киңәшкәннәр. Элекке көнкүреш әйберләрен, җиһазларын, киемнәрен тапканнар. Боларның барысын да мәдәният йорты залына урнаштырып, үзенә күрә элекке татар өе музее ясаганнар. 

Тәрәзәләрдәге пәрдәләр, стеналардагы япмалар, карават җәймәләре, мендәр тышлары, сөлгеләр — бар да чигеп эшләнгән, андагы аллы-гөлле бизәкләргә Апак әби-апаларының осталыгы, күңел җылысы кергән. Идәндә — суккан паласлар, сандык, эскәмия өсләрендә — корама япмалар. 

Әнә түрдә чыбылдыклы бишек, өстәлдә җиз самавыр, ә мич буенда кисәү, табагач, чуен, киле, гөбе, мичкә ипи тыга торган агач көрәк, йон кабасы, орчык ише иң кирәкле җиһаз-җайланмалар, эш кораллары. Аларның барысын да авыл халкы үз хәзинәсеннән — чормалардан, әбиләреннән калган сандыклардан алып китергән. 

Кичәгә җыелган авыл апалары элекке өй җиһазларының ничек кулланылуын бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Һәркайсы кул эшләре белән килгән. Башта бергәләшеп сарык йонын теттеләр, аннан соң аны кабага бәйләп эрләделәр, каттылар, оекбашлар да бәйләп өлгерттеләр. Гармунчы «егет» Мөнир Абдуллин уйнаган көйләргә «Авылым», «Күбәләгем», «Мәтрүшкәләр»не, моңлы озын халык җырларын суздылар. Шаян сүзләр әйтешеп көлешеп тә алдылар.