news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өйдән чыгуга рөхсәт алу өчен SMS-сервис 170 мең мөрәҗәгать кабул иткән

Чикләү кертелү республикада коронавирус таралуга бәйле вазгыятьне яхшыртачак.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында өйдә чыгуга рөхсәт алу өчен булдырылган SMS-сервис бүгенгә 170 мең мөрәҗәгать кабул иткән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә үз-үзеңне изоляцияләү режимына бәйле рәвештә хәрәкәт итү турында SMS-сервисы тулысынча эшләнелеп беткән. «Ул халыкка кирәкле барлык мәгълүматны да җиткереп тора», — диде спикер.

«Бүген төшкә кадәр 170 меңгә якын мөрәҗәгать һәм SMS-хәбәр теркәлде. Тормыш туктамый, әмма әлеге чара кысаларында без республикада эпидемиологик хәлне яхшыртуда иң нәтиҗәле күрсәткечкә ирешергә телибез», — диде Фазлыева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100