news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» агентлыгында «Бизнес Онлайн» басмасыннан запрос алу фактын кире кактылар

«Бизнес Онлайн»да үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү аркасында басма гаммәви мәгълүмат чараларында килеп туган кыенлыклар турында мәкалә дөнья күрде.

«Татмедиа» агентлыгында «Бизнес Онлайн» басмасыннан запрос алу фактын кире кактылар
архив

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында «Бизнес Онлайн» басмасыннан газета-журналларга ярдәм күрсәтү вариантларын шәрехләү үтенече белән журналист запросы алу фактын кире кактылар. Бу хакта агентлыкның рәсми сайтында хәбәр ителә.

«2020 елның 3 апрелендә «Бизнес Онлайн» интернет-басмасында «Газета чыгаручылар шок хәлендә: «Супермаркетларда алкоголь сатырга ярый, ә газеталарны - юк!» дигән мәкалә дөнья күрү уңаеннан «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы 3 апрельдә әлеге тема буенча агентлык адресына рәсми сорау килмәве хакында белдерә», - диелә хәбәрдә.

«Бизнес Онлайн» басмасында дөнья күргән мәкаләдә рус һәм татар шәхси басма матбугат чаралары мөхәррирләренең, шулай ук аларның дистрибьюторларының газета-журналлар һәм басма продукцияне карантин вакытында ирекле рәвештә сатып була торган беренче чиратта кирәкле товарлар исемлегенә кертү үтенече белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә хат юллавы хакында хәбәр ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100