420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янаган вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыларга барлыгы 356 беркетмә төзелгәнлеген әйтте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.
«Бер сәбәпсез урам буйлап йөргән гражданнарга үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 356 беркетмә төзелде», — дип хәбәр итте ул.
Моннан тыш, чит илләрдән килгән һәм алар белән элемтәгә кергән гражданнарга карата 42 беркетмә төзелгәнлеге мәгълүм.