news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл инспекторлары «Безнең өчен өйдә утыр» флешмобына кушылды

Татарстанда юл патруль хезмәте инспекторлары һәм росгвардиячеләр  бөтендөнья флешмобына кушылды.

Татарстанда юл инспекторлары «Безнең өчен өйдә утыр» флешмобына кушылды

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда юл патруль хезмәте инспекторлары һәм росгвардиячеләр «Безнең өчен өйдә утыр» бөтендөнья флешмобына кушылды. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Эш көннәре булмаган көннәрдә Татарстан халкын өйдә калырга һәм үзләрен сакларга кирәклеген искәртү өчен бүген автоинспекторлар һәм росгвардиячеләр #StayHome флешмобында катнаштылар.

Хокук саклаучылар Казанга керү юлында «Без сезнең өчен эштә, безнең өчен өйдә утырыгыз!» дип каршы алды һәм озатып калды.

Дәүләт автоинспекциясендә үз-үзеңне изоляцияләү режимында шәһәр буенча 2590 номерыннан рөхсәт бирә торган СМС яки эш белән тәэмин итүчедән белешмә алгач кына йөрергә яравын искәрттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100