news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан салым хезмәткәрләре 6 апрельдән гражданнарны кабул итүне туктатып тора

Чикләү чаралары коронавирус таралуын булдырмау өчен кабул ителде.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Россиянең федераль салым хезмәте территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итүне туктатып тора. Бу турыдагы мәгълүмат Федераль салым хезмәте сайтында чыкты.

«2020 елның 6 апреленнән алып махсус күрсәтмәләргә кадәрге чорда коронавирус инфекциясе (Covid-19) таралуын булдырмау максатларында территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү туктатылган», дип хәбәр итәләр ведомствода.

Гражданнар Федераль салым хезмәте сайтындагы интерактив сервистан куллана ала.

Россия Федераль салым хезмәтенең бердәм элемтә үзәгенә 8 (800) 222-2-222 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100